Чыршы утырту акциясе

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Яшелләндерү – табигатькә якынрак булу өчен менә дигән ысул. Апрель аенда ЭКОяз акциясе кысаларында Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары яшь чыршылар утырттылар. Көн саен аларның үсешен күзәтәләр, табигатькә сакчыл караш буенча күнекмә һәм осталык алалар. Бу эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәс: тиздән матур чыршылар үсеп җитәчәк, алар тирә-юньдәгеләрне сөендереп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International