"Әйдәгез, планетабызны яратыйк һәм саклыйк!"- акциясе үтте

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

 Җир - анда яшәүче һәркемнең туган йорты, анда үскән һәркемгә кирәк ул. Җиргә барлык тереклек тә кирәк. "Кояшкай" балалар бакчасының беренче кече төркемендә "Әйдәгез, планетабызны яратыйк һәм саклыйк! " - экологик акциясе узды. Балалар планетага ромашкалар ябыштырдылар, шуның белән аны тагын да матуррак иттеләр һәм барлык кешеләрне безнең җир планетасын сакларга чакырдылар. Барысы да балачактан башлана, әгәр дә баланы тәрбияләүче өлкәннәр үзләре җирне яратсалар, кадерләсәләр һәм сакласалар, киләчәк буыннар да  табигать белән гармониядә яшәячәк һәм эш итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International