"Санитар- экологик" икеайлык акциясе дәвам итә

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

«Миләшкәй» балалар бакчасы коллективы ел саен санитар  икеайлыкта  катнаша. Тәрбиячеләр тәрбияләнүчеләр белән бергә балалар бакчасы территориясен җыештыруны зур  кәнагатьлек  белән башкаралар. "Балалар бакчабызның чисталыгы һәм матурлыгы турында ничек кенә кайгыртмыйлар. Үз территориябезне, Мирный бистәсе территориясен чистартабыз һәм төзекләндерәбез, яфракларны һәм чүп-чарны җыештырабыз, баганаларны, агачларны агартабыз. Өмәдә катнашмыйча булмый. Без яшәгән шәһәр чиста, матур, төзек булырга тиеш. Чисталык һәм тәртип булган җирдә яшәү дә күпкә рәхәтрәк бит. Бары тик уртак һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә балаларыбыз чисталыкта, яшеллектә яшәячәк" - бит диләр өмәдә катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International