"Экоша" экологик командасы "Чүп-чарны аерып җыю" акциясен уздырды. Анда тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Чүп берничә төргә: пластик, пыяла, кәгазь һәм органика буенча бүленгән. "Экоша" отряды әлеге акциядә катнашучыларга калдыкларны икенчел куллануның максатчанлыгы турында сөйләде.