Чисталыктан күңел сөенә!

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Кадер мәктәбендә өмәләр уздыру- мәктәп эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Мәктәпнең 6-11 класс укучылары, укытучылар, тех персоналлар мәктәп территориясен җыештырырга чыктылар. Кипкән яфракларны җыю, агарту, җыештыру эшләре бердәм төстә башкарылды, чәчәк бакчалары, спорт мәйданчыклары тәртипкә салынды. Күмәк эш  күңел биреп, тырышып башкарылды. Эшнең нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек булды, чистарып калган мәктәп тирәсен күргәч, күңелләрне  канәгатьлек хисе били.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International