Үсемлекләр – агачлар, куаклар, үләннәр, чәчәкләр – булмаса, җирдәге тормышны күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Үсемлекләр безне һәр җирдә уратып ала: урманда, бакчада, йортларда һәм хәтта балалар бакчасында. Бүген «Теремкәй» балалар бакчасының икенче кече төркеме балалары яран гөлне карарга өйрәнделәр: су сибәргә, коры яфракларны җыярга, үсемлектән тузанны сөртергә. Балаларда табигатькә балачактан ук сакчыл караш тәрбияләп, без планетабызның киләчәге турында кайгыртабыз.