«Цифрлы мәгариф мохите» федераль проекты мәгариф оешмаларында цифрлы мәгариф мохитен булдыруга һәм гамәлгә кертүгә, шулай ук мәгариф системасының циффрлы трансформациясен гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында Зәй шәһәренең 4нче мәктәбенә ноутбуклар һәм күп-функциональ Pantum җайланмасы куелды. Куелган җиһазлар информатика, технология, физика дәресләрендә кулланыла, «3d –модельләштерү һәм прототиплаштыру», «Компьютер графикасы», «Робототехника» бүлекләрен нәтиҗәле үзләштерергә ярдәм итә. Проект кысаларында 4нче мәктәптә белем бирү процессына цифрлы сервислар һәм цифрлы белем бирү контентын кертү буенча эш алып барыла. Укытучылар һәм укучылар белем бирү процессында цифрлы платформалар кулланалар: Учи.ру, ЯКласс, РЭШ, цифрлы белем бирү контенты: «Мәгариф» медиатекасы, Яндекс дәреслек, МЭО һәм башкалар. Барлык укытучылар һәм укучылар Бердәм цифрлы белем бирү контентына (ЦОК) тоташтырылган. «Бездә күп санлы белем бирү ресурсларына, Россиянең Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килгән алдынгы онлайн-сервислары материалларына бушлай керү мөмкинлеге бар, - диләр мәктәп педагоглары. - Экспертлардан уку материалларын, әйдәп баручы укытучыларның видеодәресләрен, дәреслекләрнең электрон формасын кулланып, безнең дәресләр кызыклы һәм нәтиҗәле була».