Семинарда Зәй районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән тәрбия һәм профилактика эшенең актуаль мәсьәләләре каралды

2023 елның 14 апреле, җомга

14 апрельдә Зәй шәһәренең 9 нчы мәктәбендә «Гомуми белем бирү учреждениесенең тәрбия эше системасы: балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау» темасына гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренең семинар – киңәшмәсе узды. Семинар эшендә район җитәкчеләре катнашты. Семинарда катнашучылар балта остаханәләрендә, түгәрәк эшчәнлеге кысаларында эшләнгән әйберләрнең күргәзмә-презентациясендә булдылар. Утырышның пленар өлеше Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флагларын чыгару һәм дәүләт гимннарын башкарудан башланды. Билгеләнгән темалар буенча докладлар белән район мәгариф идарәсе башлыгы Сәфәргалиев Эрнст Раис улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча полиция башлыгы Хуҗиев Марат Азат улы, 9 нчы мәктәп директоры Мойкина Гөлнара Вәгыйз кызы, Зәй политехник колледжы директоры Максимов Сергей Васильевич чыгыш ясадылар. «Ак барс банк» АҖ сату офисы җитәкчесе Якупова Инзилә Фәиз кызы белем бирү оешмаларына ноутбуклар тапшырды. Район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы семинар-киңәшмәгә нәтиҗә ясады, җентекләбрәк һәм системалырак эшләргә кирәк булган төп юнәлешләрне билгеләде, Сарсаз-Баграж мәктәбе директоры Мартемьянов Валентин Ивановичка автобус ачкычы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International