Кичә “Энергетик” мәдәният сарае сәхнәсендә шәһәр мәктәпләре укучылары өчен "Сугыш хатын-кыз өчен түгел" документаль - публицистик спектакле күрсәтелде, аны “Энергетик” мәдәният йорты режиссеры Евгений Каргин куйды. Спектакль Нобель премиясе лауреаты Светлана Алексеева әсәре буенча куелган. Бу әсәрнең нигезендә яшьлеге сугышта узган хатын-кызларның уникаль документаль хикәяләре ята. Тормыш турындагы спектакльдә намус, туган илгә мәхәббәт, шәфкать кебек төшенчәләр урын алган. Әсәр патриотизм хисе тәрбияләү, үз иленең героик үткәненә хөрмәт белән карау өчен язылган. Әсәр тамашачыга Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен тирәнәйтергә, сугышта катнашкан хатын-кызларның батырлыгын күрергә ярдәм итте, Ватанга мәхәббәт, үз халкы тарихына, мәдәниятенә булган хөрмәт хисләрен тагын да арттырырга ярдәм итте. Спектакль "Пушкин картасы" программасы буенча күрсәтелде.