Кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу узды

2023 елның 14 апреле, җомга

Бүген район җитәкчелеге, шәһәр һәм район хәрби комиссариаты, иҗтимагый оешма вәкилләре махсус операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан якташларыбыз белән очраштылар.

"Барыгызны да исән - сау күрүемә шатмын", - дип сәламләде аларны район башлыгы Разиф Кәримов. Ул аларга Ватанны саклаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм хезмәтләренең ничек үтүе, аларның нинди сораулары һәм теләкләре булуы белән кызыксынды. Очрашуны бер минут тынлык белән башладылар, тынычлык һәм азатлык өчен һәлак булган зәйлеләрне искә алдылар. Аларга бөтен район катнаша торган гуманитар ярдәм формалаштыру эшен дәвам итү турында сөйләделәр, язгы кыр эшләренең барышы, икътисади вәзгыять белән таныштырдылар. " Һәркемнең үз фронты бар, шуны белегез: якташларыгыз сезгә ярдәм итәр өчен алга таба да бар көчләрен куячаклар", - дип ышандырды җитәкчеләр.

Геройлар белән очрашуга район укучылары солдатларга дип язган хатларын алып килделәр, анда алар үзләре, хыяллары, мәктәп тормышы турында сөйлиләр, сугышчыларыбызга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәләр һәм тизерәк җиңү белән кайтуларын телиләр. Бу традиция Бөек Ватан сугышыннан башлана, ул вакытта да хат солдат өчен шатлыклы хәбәр була, аңа көч бирә. Балаларның яхшы теләкләре яклаучыларның рухын күтәрер, аларга көч бирер - дип ышанабыз.

Хәрбиләр белән аралашудан уңай тәэсирләр генә калды, аларның бар уй-теләкләре бары тик җиңүгә ирешү!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International