12 апрельдә Р.Фәрдиев исемендәге паркта «Педагог һәм остаз» елына багышланган акция узды. Аның кысаларында шәһәр педагоглары үзләренең «Педагог һәм остаз аллеясын» утырттылар. Биредә агач утыртуда «Легенда 17» сугышчылары һәм кандидатлары да катнашты. Берничә елдан соң алар аллея буйлап йөргәндә, үзләренең яңа агачларга тормыш бүләк итүләре турында сагынып искә төшерерләр- дип ышанып калабыз!