1 нче апрельдән район территориясен чистарту буенча экологик икеайлык башланды. Һәр чәршәмбе һәм җомга санитар көннәр санала. Барлык хезмәткәрләр мәктәп янын һәм үзләренә беркетелгән территорияләрне чүп-чардан һәм иске яфраклардан җыештыруга чыгалар.