Зәйдә «Җиңү көненә кадәр - 78 километр» акциясе башланды

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

11 апрельдә «Энергия» стадионында «Җиңү көненә кадәр - 78 км» спорт-патриотик акциясе старт алды. Әлеге чара «Демография» милли проектының бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Акцияне Зәй муниципаль районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе оештыра. Бу акция ел саен үткәрелә һәм катнашучылар саны да елдан ел арта. Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин һәм Зәй районы ветераннар Советы рәисе Алексей Васильевич Алексеев катнашты. "Чарада балалар һәм яшьләрнең күп булуы бик сөендерә. Алар безнең киләчәк алмашыбыз. Җиңүгә - 78 ел! Буыннар аның нинди бәягә ирешелгәнен хәтерләсеннәр. Акциядә ветераннар, пенсионерларда  актив катнашты, алар бирешми, спорт белән шөгыльләнә", - дип билгеләп үтте Алексей Васильевич. Акциянең бурычлары: халыкны патриотик тәрбияләү, Ватанны саклаучыларның, Россиянең хәрби данын мәңгеләштерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Зәй муниципаль районында җиңел атлетиканы тагын да  популярлаштыру. Бер ай эчендә катнашучылар 78 километр йөгерергә тиеш. Ярышларның маршрутын һәм вакытын катнашучылар үзләре сайлыйлар, ә дистанцияләрне стартта алынган сертификатта теркәп баралар. Акциянең финалы 8 майда «Энергия» стадионында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International