"Тере Идел" экологик дәресе

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

13 нче апрельдә Зәй 4нче урта гомуми белем мәктәбенең 3-4нче сыйныфларында “Тере Идел" экологик дәресләре үтте. Башлангыч сыйныф укучылары мини-проектлар әзерләделәр, сыйныфташларын Идел турында мавыктыргыч мәгълүматлар белән таныштырдылар. Шулай ук «Тере Идел» дәресендә балалар үзләренең су эзләре һәм кыскарту мөмкинлекләрен, калдыкларны аерым җыюның мөһимлеген, аны бөек елганың чисталыгын саклауга керткән өлеше турында белделәр. Дәрес ахырында кызыклы викторина һәм интерактив уен узды, аның барышында укучылар Иделнең пычрану сәбәпләрен һәм аны булдырмау ысулларын барладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International