"Без мәктәп территориясе чисталыгы өчен!”- акциясе

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

“Александр Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә 3 апрельдән 31 майга кадәр «Без мәктәп территориясе чисталыгы өчен!”- акциясе старт алды. 4, 5, 6, 8, 10 апрельдә дәресләрдән соң балалар көрәкләр, тырмалар, себеркеләр белән коралланып мәктәп ишегалдын җыештыру максаты белән өмәгә чыктылар. Һәр сыйныф үзенә беркетелгән участокта намус белән эшләде. Ә балалар бакчасында (мәктәпкәгәчә тәрбия группасында) тәрбияләнүче нәниләребез кошлар очен оялар урнаштыруда булыштылар, җимлекләргә җим салып тордылар. Нәниләребез яз аеның кошлар өчен авыр булуын яхшы белә. 4 апрельдә алар кошлар көнен билгеләп үттеләр: викторина сорауларына җавап бирделәр, кошлар турында сөйләделәр, җырлар җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International