Авыл хуҗалыгы бүлекчәләре турында мәгълүмат

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

11 апрельдә район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария һәм агрофирма белгечләре белән берлектә районның авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш барышы белән танышты. Беренче чиратта Александр Бистәсе, Нива, Баграж бүлекчәләренең «Восток» агрофирмасында арпа чәчүне карадылар. Бүгенге көндә 5898 гектар арпа чәчелгән. Яхшы оештырылган эш кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы культураларын чәчүне тәмамларга мөмкинлек бирә. Механизаторларга изге «Рамазан» ае да, һава торышы да ярдәм итә. Тиздән һава торышының җылы һәм коры булачагы фаразлана. Сәфәр барышында район башлыгы терлекчелек эшләренең торышы белән танышты. Территорияне тәртипкә китерү яхшы оештырылган: аны чүп-чардан һәм терлекчелекнең өстәмә продукциясеннән чистарту алып барыла. Фермада уртача тәүлеклек савымны арттыру буенча планлы эш алып барыла. 1 сыердан узган елгы дәрәҗәдән 3 килограммга югарырак сөт савып алына. Шуңа да карамастан, Разиф Гали улы терлекчелек тармагындагы кайбер җитешсезлекләргә үз фикерләрен белдерде. Шулай ук чәчүлекләрнең торышын тикшерделәр. Белгечләр фикеренчә, көзге культураларны кышлату уңышлы узган, хәзерге вакытта чәчүлекләр яхшы хәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International