«Урам мәчеләренең тормышы һәм үз-үзләрен тотышы» - акциясе

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

 

  Башкарылган акция безнең заманның актуаль проблемаларының берсен – йортсыз хайваннарга ярдәм итүне хәл итүгә юнәлдерелгән.  Гимназия волонтерлары  йортсыз мәчеләрне ашаттылар,уйнаттылар. Мәчеләр хуҗалы  һәм йортсыз була.  Хуҗалары булган мәчеләрне йорт хуҗалары ашата һәм ярата, ә йортсызлар мөстәкыйль яши, бәла-казалар, ачлык, җансызлык һәм салкынлык кичерә. Шәһәребез урамнарында без хуҗалары ташлап киткән йортсыз хайваннарның күплеген күрәбез. Хайваннарны яратучы, мәрхәмәтле кешеләр аркасында гына йортсыз хайваннарның үз йорты, ризыгы була ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International