2023 елның 5-7 апрелендә Нурлат шәһәрендә 2009-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды, анда 16 командадан 180 кеше катнашты. "Зәй" спорт мәктәбе спортчылары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Сәдриев Динар 2 урын, Чернов Андрей 2 урын, тренерлары Салихова Регина Равил кызы. Хөснуллина Алинә 3 урын, тренеры Сәлихов Рамил Равил улы. Ямбаршева Валерия 3 урын, тренеры Салихов Равил Фаил улы.