«Макулатура тапшыр - агачны коткар!» экологик акциясе

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе
«ЭКОяз-2023» акциясе кысаларында Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Макулатура тапшыр - агачны коткар!» экологик акциясе старт алды. Аның максаты - балаларның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә актив позициясен формалаштыру. Әлеге акциядә укучылар да, укытучылар да ата-аналар да актив катнаштылар. Зур энтузиазм белән иске газеталар, журналлар, китаплар, картон төргәкләре тапшырдылар. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә 30 килограмм кәгазь калдыгы җыелды. Акция дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International