"Тәрәзә төбендә бакча” - экологик проект кысаларында “Тату гаилә” балалар бакчасында тәрәзә төпләрендә кечкенә бакчалар утыртылды. Балаларга алга таба үсемлекләр утыртудан башлап, алар артыннан күзәтү һәм карау мөмкинлеге барлыкка килде. Балалар үсентеләрне көн саен игътибар белән күзәтеп, беренче үсентеләрне күреп үзләренә бик зур шатлык алдылар. Бу исә, аларда үз куллары белән утыртылган үсентеләргә соклану һәм үз хезмәтләренә сакчыл караш уятты. Аларның тырышлыгы бушка узмады, тәрәзә төбендәге кечкенә бакча яшелләнде.