Апрель - чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты, ә өмәләр – буыннарны берләштерүче яхшы традиция. Мондый өстенлекләрнең берсе - язгы үзгәрү. Яз көнне һәр торак пункт чиста һәм уңайлы булырга тиеш. Аксар мәктәбе өчен өмә шулай ук - мәктәп тормышының аерылгысыз бер өлеше. 8 апрельдә мәктәптә язгы өмә узды, анда 1-9 сыйныф укучылары, шул исәптән сыйныф җитәкчеләре, укытучылар һәм мәктәпнең барлык персоналы катнашты. Бөтен территория участокларга бүленеп һәр сыйныфка бүленеп бирелде. Барысы бергә мәктәп тирәсендә тәртип урнаштырдылар: чүп-чар, агачларның иске ботакларын кисеп, узган елгы яфракларны һәм үләннәрне җыйдылар, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр. Хәзер мәктәп тирәсендә чисталык һәм тәртип. Барысы да бик әйбәт эшләделәр!. Мондый очракта «Күзләр курка, ә куллар эшли» дигән мәкаль бик туры килә.