"Калдыкларны керемнәргә әйләндерәбез" эко – очрашуы

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Спарта» «Сорау – Җавап» форматында «Легенда 17» студентлар педагогика отряды һәм Зәй шәһәре волонтерлары EcoBaza Zаinsk - Михаил Ушенкин белән очрашты. Очрашуда ул районда чүп-чар реформасын гамәлгә ашыру һәм көнкүреш калдыкларын ничек дөрес бүлү турында сөйләде. Әңгәмә барышында егетләр һәм кызлар икенчел эшкәртелергә тиешле һәм контейнерларга чыгарып ташлау мөмкин булмаган чүп-чар төрләре турында күп кенә яңалыклар белделәр. Проблема шунда ки, калдыкларның теләсә нинди төрен дә эшкәртеп булмый. Гади чүп-чар белән бачкаларга файдаланылган батарейкаларны, градусникларны, энергияне саклый торган лампаларны, аккумуляторларны җибәрергә ярамый. Аларның барысында да бик зарарлы матдәләр бар. Аларны районда урнашкан махсус пунктларга тапшырырга кирәк. Бөтен пластик тара да эшкәртүгә бармый. Аның составында куркыныч химик матдә булырга мөмкин. Шуңа күрә пластик эшләнмәнең һәр төрен эксплуатацияләүгә игътибарлырак булырга кирәк. «Калдыкларны аерым җыю - әйләнә-тирә мохиткә экологик йөкләнешне киметүнең бер ысулы. Безнең чүп чиләкләре нигездә дүрт өлештән тора. Болар - азык калдыклары, пластик, пыяла һәм кәгазь. Аларны икенчел эшкәртеп, кешеләр илнең табигый ресурсларын саклый. Чүп темасы илебезнең һәр кешесенә кагыла, һәм бу мәсьәлә белән  бердәм шөгыльләнергә кирәк. Кешеләр планетабызны саклау эшендә үз өлешен  һәм үз файдалылыгын тоярга тиеш ", - нәкъ менә шушы фикерне балаларга җиткерү мөһим дә инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International