«Азык чылбырлары белән танышу» темасына дәрес

2023 елның 8 апреле, шимбә

5 сыйныф укучылары өчен биология укытучысы «Азык чылбырлары белән танышу» темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: укучыларның табигый җәмгыятьтәге туклану чылбырлары һәм челтәрләре, тере организмнар төркемнәре һәм алар арасындагы үзара бәйләнешләр турында күзаллауларын формалаштыру. Укучылар үзләре әлеге тематика буенча доклад әзерләделәр. Дәрестә балалар бик актив катнаштылар һәм күп сораулар бирделәр, аерым да, төркемнәрдә дә эшләделәр. Видеофильм, презентация карадылар, язмаларны дәфтәрләренә теркәделәр, рәсемнәрне бизәделәр һәм дәрес ахырында карточкалар тутырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International