Яз-табигать җанлана торган вакыт, хайваннар кышкы йокыдан уяна, ә кошлар җылы яклардан очып килә һәм безне үзләренең матур сайраулары белән сөендерә. Кошлар-корткычлар һөҗүменә каршы көрәштә безнең иң яхшы ярдәмчеләребез. Алар кеше игътибарына һәм кайгыртуына лаек.
Ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Шуңа күрә 25 марттан 1 апрельгә кадәр "Алтынчәч" балалар бакчасында "Кошлар өчен йорт" дип аталган экологик акция узды.