Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә хакимият бинасының киңәшмәләр залында Зәй муниципаль районы Икътисадый советы утырышы узды.
«Юл яны комплексы» проекты презентациясе белән шәхси эшмәкәр Миргазов Руслан Илдар улы чыгыш ясады, эшчәнлек 2012 елдан бирле гомуми туклану сәүдәсе өлкәсендә алып барыла.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Икътисади совет әгъзалары фикер алышты. Нәтиҗәләрне район башлыгы Разиф Кәримов ясады.