«Космос» кинотеатрында экологик чаралар

2023 елның 7 апреле, җомга

 Хәзерге вакытта бөтен дөньяда әйләнә-тирә мохитнең начарлануы күзәтелә. Бу хәлне мәктәпкәчә яшьтән башлап экологик белем бирү ярдәмендә генә үзгәртергә мөмкин. Экологик культура, экологик аң, экологик фикерли белү – кешелек өчен килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы. 2023 елның 6 апрелендә "Космос" кинотеатрында «Аленка» бакчасында  тәрбияләнүчеләр өчен экологик чара уздырылды. Әкияттәге урман персонажы балалар белән табигатькә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында әңгәмә корды, шулай ук күңелле уеннар һәм конкурслар үткәрде. Чара балаларның табигать дөньясы һәм кеше эшчәнлеге арасындагы бәйләнеше турындагы белемнәрен киңәйтте, шулай ук пычрануның әйләнә-тирә мохиткә нинди тискәре йогынты ясавы турында күзаллау формалаштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International