«Гвардия» эзләү клубы җитәкчесе грант отты

2023 елның 7 апреле, җомга

 «Гвардия» эзләү клубы җитәкчесе Никифоров Виктор Михайлович «Татнефть» АҖнең «Энергия добро» социаль инициативалар конкурсында «Тарихи мирасны саклау» номинациясендә җиңүче дип танылды. «Татнефть» хәйрия фонды 496 мең сумлык «Тарихка кагылып, батырлык тоярга» проектын бәяләде һәм хуплады. Аны гамәлгә ашыру 2023 елның октябрендә башланачак. Проект кысаларында Зәй районы мәктәпләре укучылары Бөек Ватан сугышы тарихы белән читкә чыкмыйча, күчмә күргәзмәләрдә таныша алачак.  Шулай ук проект кысаларында 2024 елның апрелендә «Вахта Памяти» эзләү экспедициясе сәфәре узачак, аның нәтиҗәләре буенча «Гвардия» отрядының эзләү эше турында фильм төшереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International