Хөрмәтле зәйлеләр! Барлык мөселманнарны изге Рамазан ае башлану белән чын күңелдән котлыйм.
Бу бәйрәм чистарыну, яңарту һәм яңадан торгызу символы, аның белән шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлек, яхшылык һәм гаделлек, толерантлык һәм үзара аңлашу кебек төп кыйммәтләр бәйле.
Исламның бу мөһим рухи-әхлакый нигезләре киләчәктә дә конфессияара хезмәттәшлекне үстерүгә, җәмгыятебездә тынычлык һәм татулыкны ныгытуга хезмәт итәр - дип ышанам.
Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек, тыныч тормыш һәм якты киләчәк телим!