«Олимпия өметләре» - ачык чаңгы ярышларын ачу

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

12 мартта Казанда «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында «Олимпия өметләре» ачык чаңгы ярышлары узды. Анда Олимпия чемпионнары һәм күп тапкырлар дөнья чемпионаты, Бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары катнашты. Алар арасында Большунов Александр, Непряева Наталья, Непряева Дарья, Грухвина Анна, Черовоткин Алексей, Терентьев Александр, Андреьков Андрей, Доценко Анастасия, Тимашов Антон, Мацокина Христина, Ардашев Сергей, Лобастова Полина һәм башка күп кенә спортчылар бар иде.  Әлеге чарада Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге спорт мәктәбеннән Бирюков Вадим, Нехаев Данил, Козенкова Софья һәм Пылаева Софья - дөнья чемпионнары белән бер команда да ярыштылар. Ярыш тәмамланганнан соң,  танылган шәхесләр белән фото һәм автограф сессиясе уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International