11 мартта урман массивында предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр командалары арасында чаңгы узышлары буенча шәхси-команда беренчелеге узды. Катнашучыларны Зәй районы башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич сәламләде.
Җиңүчеләр һәм призерлар: ир-атлар арасында 1 урын Комендантов Михаил, 2 урын Руди Дмитрий, 3 урын Изосимов Максим; хатын-кызлар арасында 1 урын Краснова Регина, 2 урын Тихонова Гөлназ, 3 урын Волкова Регина.