«Мәгариф» милли проекты кысаларында Зәй муниципаль районының 3нче урта мәктәбендә «Үсеш нокталары» мәгариф үзәге ачылды. Проект ярдәмендә биология, физика, химия кабинетлары заманча приборлар һәм лаборатория белән җиһазландырылган. Химия өйрәнүдә эксперимент һәм күзәтү зур әһәмияткә ия. Химик эксперимент ясап, укучылар теоретик тасвирланган химик процесслар нигезендә ясалган фаразларның дөреслеген тикшерәләр. Дөньяга фәнни караш формалаштыруның нигезе-эксперимент үткәрү процессында формалашкан ышанулар һәм табигатьтәге күренешләр турында тупланган күзәтү тәҗрибәсе һәм нәтиҗәләр. Химия укытучысы Анна Юрьевна Рафаилова әйтүенчә, химия һәм биология дәресләрендә заманча лабораторияне куллану уку процессын сыйфатлы оештырырга мөмкинлек бирә. Санлы экспериментлар теге яки бу химик процесслар, матдәләрнең үзлекләре турында дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Чыннан да, укучылар закончалыкларны үзләре ачыкларга, эксперименттан соң һәм нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр, ә бу, әлбәттә, табигый-фәнни грамоталылыгын арттырырга ярдәм итә.