Бүген, Халыкара хатын - кызлар көне-8 Март алдыннан, район башлыгы Р.Г. Кәримов Бөек Ватан сугышында катнашучылар Анна Ивановна Моисеева һәм Валентина Лукьяновна Лыкова янында булды. Ветераннар өчен район башлыгының килүе күңелле сюрприз булды. Җылы, дустанә мөнәсәбәттә алар тормыш, илдәге һәм дөньядагы бүгенге хәл турында сөйләштеләр. Разиф Галиевич аларның икесен дә бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, туганнар һәм якыннар хөрмәте һәм игътибары теләде. Сугыш ветераннары социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗинаның да җылы теләкләрен кабул иттеләр. Анна Ивановна Һәм Валентина Лукьяновнага чәчәкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Анна Ивановна күптән түгел үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте, Валентина Лукьяновнага әле бу көнне каршылыйсы була.