27 февральдә «Энергетик» мәдәният сараенда "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы- тарихта без эзлебез" - дигән республика шәҗәрәсе фестиваленең муниципаль этабы узды. Чара шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерүгә, гаилә элемтәләрен һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекне Татарстан тарихына һәм үз гаиләсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Быел нәсел шәҗәрәсе фестиваленең биш еллык юбилее билгеләп үтеләчәк. Фестивальнең муниципаль этабында 4 гаилә катнашты. Фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев мөрәҗәгать итте. Ул бу юнәлешнең гаилә традицияләрен саклауда мөһимлеген билгеләп үтте, һәркемгә уңышлы чыгышлар теләде. Конкурсантларның чыгышын Татарстан Республикасы дәүләт комитетының архив бүлеге рәисе урынбасары Илдарханова – Балчыклы Гүзәл Илдус кызы составындагы компетентлы жюри бәяләде. Алар арасында Вознесенская Әлфия Рафис кызы – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институты югары сәнгать факультетының музыка сәнгате кафедрасы доценты; Рамазанова Эльза Фаил кызы – театр, кино һәм телевидение факультеты студенты, театр иҗаты кафедрасы; Ивонин Максим Алексеевич – югары сәнгать мәктәбе студенты (хореография сәнгате кафедрасы) да бар иде. Фестиваль программасында: 1. Әзерләнгән милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе (камыр ризыклары, традицион һәм махсус ризыклар); 2. "Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!"- гаилә командалары конкурсы - команданың визит карточкасы (шәҗәрә презентациясе белән концерт номерын да үз эченә алып). Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын-Әхмәтҗановлар гаиләсе (Имәнлебаш авылы); 2 урын - Мөхәсимовлар гаиләсе (Карман авылы); 3 урын - Сәгыйдуллиннар гаиләсе (Бура-Киртә авыылы); 4 урын - Долговлар гаиләсе (Зәй-2 бистәсе).