Зәйдә фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары конференциясе узды

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

27 февральдә хакимиятнең  зур залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары конференциясе булды. Конференция эшендә шулай ук авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр, ветеринария берләшмәсе, Роспотребнадзор вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, район хуҗалыкларының баш агрономнары катнашты. Җыелышта районның фермер хуҗалыклары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары эшчәнлеге бәяләнде. Моннан тыш, 2023 елга икътисадый нигезләнгән уңышны карау һәм формалаштыру, райондагы һәм Татарстан Республикасындагы эпизоотик хәл һәм азык-төлек иминлеге мәсьәләләре каралды. Доклад белән "Россельхозцентр" ФДБУның Татарстан Республикасы филиалының орлыкчылык буенча җитәкчесе урынбасары Хәбибуллин Рафис Рамил улы чыгыш ясады, ул киңәшмәдә катнашучыларга үсемлекләрне саклауның биологик чаралары турында сөйләде, биопрепаратлар белән эшләүнең, авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын алуның мөһимлеген искәртте. Шулай ук Рафис Рамил улы киңәшмәдә катнашучыларны фермер хуҗалыкларына хезмәт күрсәтү планында 2023 елдагы яңалыклар белән таныштырды. Шулай ук 2023 елның 1 сентябреннән "Орлыкчылык турында" 30.12.2021 № 454-ФЗ Федераль законның яңа редакциясе кабул ителүе турында әйтте, анда түбәндәге таләпләр язылган: авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларының сортлы сыйфатлары күрсәткечләрен билгеләгәндә, генетик-инженерлык-үзгәртелгән организмнар булуына авыл хуҗалыгы үсемлекләре чәчүлекләренә (утыртмаларына) анализ ясала. Умартачылар һәм авыл хуҗалыгы бүлекчәләре вәкилләре умартачылар урнашкан урыннарда авыл хуҗалыгы чәчүлекләрен эшкәртүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Чара кысаларында крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында авыл хуҗалыгы алдынгылары Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Киңәшмә ахырында районның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе яңадан сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International