Бәйрәм көннәрендә Зәй автомобиль юллары идарәсе көчәйтелгән режимда эшләде

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Бәйрәм һәм ял көннәренә карамастан, автомобиль юллары идарәсе тулы режим да эшләде. Бу көннәрдә һава шартлары начарланды, шуңа бәйле рәвештә эшкә 20 дән артык кар чистарту техникасы һәм урал – ротор җәлеп ителде. Зәй муниципаль районының барлык юнәлешләрендә машина юлларын һәм юл кырыйларын чистарттылар. Зәй-Дүрт - Мунча, Сәрәпәле - Нератовка, Суык Чишмә һәм Алексеевка авылларына керү юлларын кардан саклау һәм кар күчерү буенча эшләр башкарылды, юллар барлык юнәлешләрдә дә чистартылды, шикаятьләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре булмады. 27 февраль иртәнге 4.00 тән башлап мәктәп маршрутлары чистартылды һәм бу эш 100% ка башкарылды. Мәктәп автобусларында балаларны мәктәпкә китерүдә кыенлыклар булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International