Зәйдә яңа туган баланы тантаналы төстә каршы алдылар

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов мобилизацияләнгән солдатның яңа туган баласын чыгаруда катнашты. 17 февральдә Зәй район үзәк хастаханәсендә бала тудыру йортында 3 кг 450 гр авырлыктагы бала туа. Бу Геннадий һәм Кристина Горваль гаиләсендә икенче бала, моңа кадәр ата-аналар кызы Пелагияне тәрбияләгәннәр. Малайны Григорий дип атарга булдылар. Разиф Галиевич Кристина Сергеевнаны уллары туу белән чын күңелдән котлады, әнигә һәм балага ныклы сәламәтлек һәм гаилә башлыгының яраткан хатыны һәм балалары янына тизрәк кайтуын теләде. Район башлыгы Григорийны да әтисе кебек үк герой булып үсәр, Ватанны саклаучы булыр, дигән өметен белдерде. Разиф Галиевич гаиләгә сертификат, яңа туган бала өчен комплект һәм туу турында таныклык тапшырды. Шулай ук Кристина Сергеевнаны уллары туу белән район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Фатыйхов, ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина, тормышының шундый мавыктыргыч мизгелләрендә аңа ярдәм итәргә җыелган туганнары һәм дуслары котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International