Бүген Халыкара туган тел көне кысаларында «Туган телем – иркә гөлем» муниципаль бәйрәме узды. Бәйрәмнең максаты: туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, Татарстан халкының традицияләрен, мәдәни мирасын саклау, гармонияле үсеш алган шәхес тәрбияләү. Бәйрәмне 1 һәм 3нче урта мәктәпләрнең туган теле һәм әдәбияты укытучылары оештырды. Бәйрәмдә туган телнең аралашу чарасы буларак сөйләмдә мөһимлеге турында сөйләделәр; һәр кеше тормышында туган телнең әһәмиятен ассызыкладылар. Шәһәр мәктәпләре укучылары рус, татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, халык биюләрен башкардылар. Укучылар концерт номерлары белән бик матур чыгыш ясадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Тел булмаса, дөнья булмас иде. Балык сусыз яши алмаган кебек, кеше телсез яши алмый. Без туган телдә уйлыйбыз, аралашабыз, иҗат итәбез.