Зәй районы якташларына гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен җибәрде

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Бүген, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Зәй халкыннан чираттагы гуманитар ярдәм партиясе махсус хәрби операциядә катнашучы егет-кызларыбызга ярдәм итү өчен җибәрелде. Район хакимиятен бу юлы яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладишкин һәм җәмәгатьчелек исеменнән Марат Кыямов озата китте. Ярдәм Җиңү бульварыннан җибәрелде. Йөкне озатуда район башлыгы Разиф Кәримов, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, мобилизацияләнүчеләрнең туганнары һәм якыннары катнашты. Беренче чиратта Разиф Галиевич гуманитар ярдәм җыюда катнашкан барлык битараф булмаган зәйлеләргә рәхмәт белдерде, хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар йөк - район халкыннан килгән матди ярдәм генә түгел, мораль ярдәм дә булсын,- дип билгеләп үтте.  Район башлыгы озатып йөрүчеләргә имин юллар, ярдәмнең хәрби хезмәткәрләр файдасына үз вакытында барып җитүен теләде. Җибәрелә торган ярдәм мобилизацияләнгән якташлар ихтыяҗларын исәпкә алып оештырылды,  шулай ук мобилизацияләнүчеләргә туганнарыннан шәхси посылкалар да  тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International