Туган якны өйрәнү музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган чара үтте

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу очраклы түгел. Тел булмаса, дөнья булмас иде. Балык сусыз яши алмаган кебек, кеше дә телсез яши алмый. Без телдә уйлыйбыз, аралашабыз, иҗат итәбез.  17 февральдә - бәйрәм көне алдыннан  Тынычлык һәм Халыклар дуслыгы елы кысаларында, Зәйдә 1 мәктәпнең 6 Б сыйныф укучылары өчен музей хезмәткәрләре "Туган тел нәрсәгә бай?"- дип аталган чара уздырдылар. Чара башында балалар "Туган тел көне" видеоролигын карадылар, шуннан соң аларга глобус ярдәмендә Россия шәһәрләрен табу, «Күп мәгънәле сүзләр», «Кем алга», «Мәкальне уйлагыз» һәм «Яңа сүз төзегез» дип аталган берничә бирем тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар Казан шәһәреннән «Татарстан символлары» күчмә күргәзмәсендә булдылар, ул музейның кече күргәзмәләр залында икенче катта урнашкан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International