Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында "Антикафе" практикасы тормышка ашырыла
2023 елның 20 феврале, дүшәмбе
«Антикафе» практикасы «Демография» милли проекты кысаларында, «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Зәй комплекслы үзәгендә гамәлгә ашырыла, аның юнәлешләренең берсе үсеп килүче буынның сәламәт яшәү рәвешен һәм гармонияле үсешен формалаштыру, балаларны һәм яшүсмерләрне зарарлы гадәтләрдән, асоциаль тәртиптән аеру. Буш вакыт - яшь кешенең шәхесен формалаштыруда мөһим чараларның берсе. Ирекле вакытны куллану шәхесенең рухи ихтыяҗлары һәм мәнфәгатьләре даирәсенең үзенчәлекле индикаторы булып тора. Еш кына балалар һәм яшүсмерләр буш вакытларын ничек үткәрергә икәнен белмиләр. Яшүсмерләрнең беренче ихтыяҗы – аралашу. Аларның төрле учреждениеләргә йөрүләренең төп сәбәбе – ул диварларда үзләрен уңайлы хис итү, үз сәләтләрен тормышка ашыру, яшьтәшләре арасында үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге. Яшүсмерләрнең ял һәм буш вакыт белән бәйле кыенлыклары үз чиратында иҗтимагый-социаль проблемалар тудыра. Буш вакытны дөрес оештыра белмәү хәзерге заман үсмерләрен я телевизор алдында озак утыруга, я урамнар буйлап йөрүгә, димәк, тәмәке тартуга, алкогольгә, хокук бозуларга иртә җәлеп итүгә китерергә мөмкин. Антикафе ул - күңелле вакыт уздыру, уеннар, иҗади очрашулар, уңайлы шартларда әңгәмәләр кору, яңа белем алу, тәҗрибә уртаклашу, үз эшләре күргәзмәләре, презентацияләр, тренинглар үткәрү өчен билгеләнгән социаль юнәлешле бина. Бу үзенә күрә буш пространство, интеллектуаль һәм мәдәни аралашу урыны. Антикафега килүчеләр аның киңлекләрендә иркен хәрәкәт итә һәм барлык тәкъдим ителгән мөмкинлекләрдән: өстәл уеннары, приставкалар, интернет, заллар һәм сыйлану зонасыннан файдалана ала. Бирегә килүче кешеләр үз алларына аралашу һәм буш вакытны файдалы һәм җылы үткәрерү максаты куялар. Шул ук вакытта монда чәй, кофе эчәргә, җиңел десертлар, шоколад, печеньелардан авыз итәргә мөмкин. Антикафе да спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке тарту тыелган. Моннан тыш, Антикафе - шәһәр халкының тормышындагы асоциаль күренешләр белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулы да булып тора. Элек Зәй районы буенча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсендә хисапта торган, балигъ булмаган яшьтәге П. - аның гаиләсе – «Радость» үзәгенең социаль хезмәт алучылары. Алар абыйсы һәм дуслары белән атнага бер тапкыр Аникафе да аралашырга, өстәл уеннарында уйнарга җыелалар. Балалар мавыгып интернеттан файдалана һәм компьютер грамотасына өйрәнә, видеозалда иҗади күнекмәләр үстерәләр: бииләр, җырлыйлар, музыкаль уеннарда уйныйлар. Балигъ булмаган П. ның- әбисе белән әнисе дә «Радость» үзәге белгечләренә, күрсәтелгән ярдәм, яшьүсмернең буш вакытын дөрес оештырулары өчен бик рәхмәтле. Баланың сөйләм теле киңәйде, яшьтәшләре белән аралашу һәм үзара хезмәттәшлек күнекмәсе формалашты, диләр. Ә иң мөһиме, соңгы вакытта яшүсмернең кабат хокук бозулары булмаган һәм ул яшүсмер исәптән төшерелгән. 4 ел эчендә Антикафе шәһәр һәм район халкы арасында популярлашты. Бирдә социаль куркыныч хәлдә булган яшүсмерләр, закон белән конфликтта торучы балигъ булмаганнар, балалары булган гаиләләр һәм районның актив яшьләрендә күрергә мөмкин.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз