Бүген Зәй шәһәренең "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында Михаил Владимирович Данилов истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык республика турниры бара. Ярышларда Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан- Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан, Зәй, шулай ук Россия төбәкләре шәһәрләреннән-Бугуруслан һәм Удмуртиянең Ижевск шәһәрләреннән 193 көрәшче катнаша. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Ашрапов Илфат Зиннур улы, "Зай" спорт мәктәбе директоры Тимеркәева Илзирә Гәбделбәр кызы, хатыны Валентина Александровна, улы Марат Михайлович, турнир спонсорлары, шулай ук аның кул астында тәрбияләнүчеләр һәм дуслары, Зәй муниципаль районы спорт ветераннары катнашты. Петр Сергеевич билбау көрәше бүлеге шәкерте Карпов Данилга ирекле көрәш буенча 1 спорт разряды билгесен тапшырды. Шулай ук катнашучыларга сәламләү сүзе белән Зәй шәһәрендә көрәшкә нигез салучы, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Имамиев Илфат Кыям улы мөрәҗәгать итте. Михаил Владимирович үзенең тренерлык эшчәнлеген 1979 елда Мамадыш балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер – укытучы булып башлый. 1982 елдан Зәй шәһәре спорт комитетында ирекле көрәш буенча өлкән тренер-укытучы булып эшли. Тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсенә карамастан, Михаил Владимирович тыйнак кеше була. Бу аның характерының беренче сыйфаты дип искә төшерәләр аны белгән кешеләр. Ул беркемгә дә, беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмады. Үзе сайлаган тормыш юлына тугрылыгы турында истәлекләр аның белән таныш булганнарның хәтерендә бүген дә саклана.