Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районының дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюз активы конференциясе узды. Конференциядә район башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич, профсоюз активы, социаль партнерлар катнашты. Республика профсоюзының Зәй муниципаль районында ышанычлы вәкиле Недошивина Елена Владимировна катнашучыларны 2022 елда район профсоюзының сайланулы органнарының эше, территориаль-тармак килешүенең үтәлеше һәм 2023 елга бурычлар турында мәгълүмат белән таныштырды. Әлеге мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән Яшьләр эшләре идарәсенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Гатауллина Роза Әсхәт кызы чыгыш ясады. Петр Сергеевич Уразайкин профсоюзларның оешма һәм учреждение хезмәткәрләре өчен социаль әһәмиятен билгеләп йомгак ясады. Конференция ахырында намуслы хезмәте, профсоюздагы актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен, Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты Рәхмәт хаты белән профсоюз әгъзалары, "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениеләренең көндезге эш бүлегендә хезмәт буенча инструктор Сәфиуллина Илмира Илсур кызы һәм бүлек мөдире Каменская Валентина Ивановна бүләкләнде.