Зәйлеләр «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенең зона этабында

2023 елның 17 феврале, җомга
14 февральдә Әлмәт шәһәренең “Әлмәт” үзәгендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенең зона туры узды. Бу конкурс Татарстанда традицион һәм дәрәҗәле булып санала. Аны 2002 елдан бирле уздыралар. Зона этабында Татарстан Республикасының 9 районыннан 36 хатын-кыз һәм 8 ир-ат катнашты һәм төрле номинацияләрдә җиңү өчен көрәште. Барлык конкурсантлар - эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә: гаилә булсынмы ул, карьерамы, уңышка ирешкән кешеләр. Болар-үзләренең эшлекле сыйфатларын, иҗади потенциалын уңышлы гамәлгә ашыручы һәм гражданлык инициативаларында актив катнашучы талантлы, күпкырлы искиткеч шәхесләр. Зәй муниципаль районыннан 5 кеше катнашты: «Хатын-кыз - лидер» - Волкова Регина, «Хатын-кыз - ана» - Терентьева Елена, «Ир-ат - лидер» - Атласов Валентин, «Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият» - Коронова Дина, «Хатын-кыз - ел үрнәге» - Кузнецова Нина. Зона этабы нәтиҗәләре буенча алар барысы да үз номинацияләрендә җиңүче булды. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә уза. Конкурсны оештыручы һәм башлап җибәрүче - “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы. Финал Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International