16 февральдә Зәй үзәк район хастаханәсенең йомгаклау медицина советы узды, анда 2022 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде. Медсовет эшендә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, Зәй район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов катнашты. Төп доклад белән баш табип Айдар Фатыйхов чыгыш ясады. Демографик күрсәткечләр турында сөйләгәндә, ул узган ел районда 325 бала туганлыгын (2021 ел белән чагыштырганда 36 балага кимрәк), ә 666 кеше үлгәнлеген (2021 ел белән чагыштырганда 165 кешегә кимрәк) хәбәр итте. Яңа коронавирус инфекциясенә каршы массакүләм прививкалау кампаниясенә юнәлтелгән бөтен медицина җәмәгатьчелегенең актив эше нәтиҗәсендә, үлем күрсәткечләрен 19,8% ка киметүгә ирешелде, яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау буенча клиник тәкъдимнәрнең актуаль версияләрен актив куллану, COVID кичергән пациентларны тирәнтен диспансер күзәтү дә моңа нигез булып торды. Узган ел хастаханәнең матди-техник базасын ныгыту мәсьәләсе дә шактый уңышлы булды. 2021 елда Зәй хастаханәсе «Татнефть" АҖ хәйрия фондының беренче социаль инициативалар конкурсының дүрт проектында җиңде. Бу акчаларга былтыр хастаханәнең азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалган, стоматология бүлегенә яңа медицина җиһазлары алынган, ә Урсай авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Беренчел медик-санитар ярдәмне модернизацияләүнең федераль һәм региональ проектларын гамәлгә ашыру кысаларында узган ел Гулькин һәм Яңа Спас авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде. Хәзерге вакытта Зәй районында 46 ФАП эшли, шуларның 14е – үз вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле заманча модульле биналар. 2023 елга бурычлар турында сөйләгәндә, Айдар Фатыйхов Сарсаз - Баграж авылында модульле ФАП төзү планлаштырылуын, шулай ук районның 7 ФАПын төзекләндерәчәкләрен билгеләп үтте. Быел ашыгыч медицина ярдәме бүлеге барлык кирәкле бүлмәләр җыелмасы, санитар транспорт өчен гараж бокслары, автомобильләрне ремонтлау боксы һәм ашыгыч ярдәм машиналарын юу боксы булган аерым бина алачак. Өлкәннәрнең аерым төркемнәрен диспансерлаштыру, профилактик медицина тикшерүе, районда тирәнтен диспансерлаштыру нәтиҗәләре турында гомуми практика табибы Резидә Вәлиуллина хәбәр итте. "2022 ел нәтиҗәләре буенча ана хезмәте һәм балалар хәле һәм проблемалары. Сабыйларның үлеме-проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» темасы буенча район педиатры Григорий Абрамов чыгыш ясады. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов район үзәк хастаханәсенең уңышларын билгеләп үтте һәм аерым игътибар таләп итә торган мәсьәләләргә тукталды. Утырышка Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады. Ул район хастаханәсе коллективына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм игътибар итәргә тиешле мәсьәләләрне билгеләде. Сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән поликлиниканың 2 нче филиалы өлкән шәфкать туташы Елена Рафаилова бүләкләнде, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәте клиник-диагностика лаборатория биологы Светлана Ардина, Куша - Елга фельдшер - акушерлык пункты мөдире Гүзәлия Гәрәева, ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Ләйсән Журавлевага игълан ителде. Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Югары Мәлем фельдшер акушерлык пункты мөдире Ралия Талипова, поликлиниканың педиатрия бүлеге участковый- табиб-педиатры Лилия Хәйруллина, анестезиология –реанимация бүлегенең табиб-анестезиолог-реаниматологы Илдар Идиятов, йогышлы авырулар бүлеге шәфкать туташы Елена Алдошина, поликлиниканың стоматология бүлеге табиб – стоматологы Динара Бәдертдинова бүләкләнде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты поликлиниканың педиатрия бүлеге участковый-табиб-педиатры Зәйрә Насрулаева һәм кадрлар бүлеге белгече Ирина Шатуновага тапшырылды.