Бүген бөтен ил буенча Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колонналары Әфганстан территориясеннән китә. Бу сугышта Зәй районында туып-үскән 211 кеше катнашты, шуларның 9ы туган якларына исән-сау әйләнеп кайтмады. Хәзерге вакытта шәһәрдә һәм районда 150 сугышчы-интернационалист яши. Бүген Азат итүче сугышчыга һәйкәле янында әфганчыларны һәм чарада катнашучыларны район башлыгы исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин сәламләде. Катнашучылар алдында шулай ук «Сугышчан туганлык» бөтенроссия иҗтимагый ветераннар оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, хәрби комиссариатның хәрби чакырылыш бүлеге башлыгы Александр Гурьянов һәм район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексев чыгыш ясадылар. 38 укучы "Яшьармиячеләр"хәрәкәте сафларына кабул ителде. Хәрәкәт җитәкчесе Александр Ширяев яшьармиячеләр илнең лаеклы яклаучылары булачак дигән ант бирде. Һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, Азат итүче сугышчыга һәйкәленә чәчәкләр салынды. Бүген шулай ук сугышчы-интернационалистлар һәлак булган әфганчыларның мемориаль такталарына чәчәкләр салдылар, Аксар авылында яшәүче беренче төркем инвалид, сугышчы-интернационалист Айрат Мөхәммәтдинов янында булдылар.