Студентлар арасында чаңгы буенча Бөтенроссия ярышларының беренче көне нәтиҗәләре

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе
Бүген "Ялта-Зәй" спорт комплексында студентлар арасында чаңгы буенча Бөтенроссия ярышларының беренче көне узды. Хатын - кызлар арасында классик стиль белән 5 км га узышта Христина Мацокина «алтын» яулады, 2 урын - Екатерина Евтягина (ПГУ, Пенза өлкәсе), 3 урын-Диана Соболева (СГУС, Смоленск өлкәсе). Ир - атлар арасында 10 км классик стильдә узышта 1 урынны Горбунов Иван (СГУС, Смоленск өлкәсе), 2 урынны Афанасьев Владислав (ПГУФКСИТ, Татарстан Республикасы), 3 урынны Тихоненко Илья (СГУГИТ, Новосибирск өлкәсе) яулады. Иртәгә спортчылар спринтта ирекле стиль белән көч сынашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International