Бүген Зәй политехник көллиятендә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов катнашында «Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез» дигән Парламент дәресе узды.
Парламент дәресе-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты-2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Быел ул «Без – Россия гражданнары»дип атала. Парламент темасы очраклы түгел: Татарстан Республикасында 2023 ел - милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.
Бүгенге дөнья сайлау алдында тора: тел төрлелегеннән, гореф-гадәтләр рәвешендәге традицияләрдән баш тартырга яки мәдәни йөкне сакларгамы? Яшьләр еш кына: ни өчен борынгы биналарны, урам исемнәрен, халык традицияләрен, халык иҗатын сакларга кирәк дип сорау бирә.
Әлеге сорауга җавап биреп Разиф Галиевич "Зәй шәһәре оешканнан бирле күп милләтле һәм күп конфессияле торак пункт булып торган. Татулыкта, иңгә-иң куеп гасырлар дәвамында биредә төрле милләт кешеләре яши, хезмәт куя, гаилә кора, халкыбыз гореф-гадәтләренә хыянәт итәргә хакыбыз юк. Без хәзерге вакытта илебезнең азатлыгы, тынычлыгы һәм бердәмлеге өчен көрәшкән кешеләр өчен җаваплы"- диде.
Парламент дәресе кызыклы һәм эчтәлекле үтте, район башлыгы студентларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде.