3-9 февральдә Яңа шәһәр урман массивында белем бирү учреждениеләре командалары арасында чаңгы ярышлары буенча Зәй муниципаль районы беренчелеге һәм Зәй шәһәре беренчелеге узды. Әлеге ярышлар "Демография"милли проектын тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Чараны физик культура, спорт һәм туризм идарәсе, Ф. П. Симашев исемендәге спорт мәктәбе хезмәткәрләре оештырды. Чараның бурычлары: чаңгы ярышларын популярлаштыру, физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) нормативларын тапшыруга әзерлек. Шәхси-команда ярышлары һәм 5-6, 7-8 һәм 9-11 сыйныф төркемнәре арасында ярышлар аерым узды. Аларда барлыгы 132 кеше катнашты. Гомуми зачетта 1нче урынны 6 нчы урта мәктәп, 2 нче урынны 4нче урта мәктәп, 3 нче урынны 7нче урта мәктәп алды. "Физик әзерлекнең югары дәрәҗәсен һәм җиңүгә әзерлек ихтыярын күрсәткән призерларны котлыйбыз. Мондый ярышлар яшь буынның сәламәтлеген ныгыта, балаларның гармонияле үсешенә, аларда чыдамлылык, әхлакый-ихтыяри сыйфатлар формалаштыруга, үз - үзеңә ышаныч булдыруга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте ярышларны оештыручы, физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең әйдәп баручы белгече Эльвина Хәйруллина.