14 февральдә 1 нче мәктәптә "Әфган сугышы - тере хәтер" дигән тематик әңгәмә булып узды. Совет солдатларының Әфганстан җиреннән чыккан көннән инде 34 ел вакыт узды, анда 9 ел һәм 51 көн дәвамында гади совет егетләре интернациональ бурычларын үтәде. Зәй районыннан Әфганстанда 211 егет хезмәт итте, шуларның 9ы туган җирләренә кире әйләнеп кайта алмады. Башта чарада катнашучылар «Әфган эзе» мини-күргәзмәсен карадылар, кайтмаган солдатларны искә төшерделәр. Хәйров Ильяс, Филиппов Николай, Кәбиров Марат һәм Кухарев Володиның язган хатлары күңелгә үтеп керерлек тәэсирләр калдырды. Биредә шулай ук «Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару»видеосы да күрсәтелде. Интернационалист сугышчылар, барыннан да элек ир-ат дуслыгын, бердәмлек рухын саклыйлар һәм үз-ара җаваплылык тоеп яшиләр, күбесенең дуслыгы бүген дә дәвам итә һәм сугышчан кардәшлеккә әверелелгән. Әфганстанның халык һәм хөкүмәтенә тышкы агрессиягә каршы көрәштә ярдәм күрсәтү бурычын безнең интернационалистлар намус һәм абруй белән үтәделәр. Бүген дә СССР вакытындагы кебек, хәзерге Россиягә үзенең геосәяси мәнфәгатьләрен якларга, халыкара терроризмга каршы көрәшергә, теләсә нинди неонацист һәм кеше нәфрәте идеологиясен юк итү сәясәтен үткәрергә туры килә.