Идарәче компания хезмәт күрсәтә торган йортларда яшәүчеләр көнкүреш калдыкларын чыгару өченяңа хисап алачак

2023 елның 14 феврале, сишәмбе
Мондый карар өчен фатир милекчеләре халык җыелышында тавыш бирде. Элегрәк күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен түләгән барлык акчалары идарәче компания счетларында тупланган һәм шуннан соң гына ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар буенча бүленгән. Шул ук вакытта оешмалар алдында тоткарлыклар һәм бурычлар барлыкка килергә мөмкин иде. Хәзер акча башкаручыларга турыдан-туры киләчәк. Зәй районына «Гринта»ТКО белән эш итү буенча төбәк операторы хезмәт күрсәтә. Әйтергә кирәк, аерым яңа квитанцияләр булдырылмаячак. Барлык коммуналь һәм торак хезмәтләре элеккечә үк бердәм түләү документы (счет-фактура) буенча түләнәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Яңа системага техник күчү вакытында коммуналь хезмәт өчен түләмәүчеләр февраль өчен түләүдә түләнмәгән чор өчен яңадан исәп-хисап алачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты раслаган тариф нигезендә, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен каты коммуналь калдыкларны юк итү хезмәте өчен түләү аена 103 сум 93 тиен тәшкил итә. Хезмәт әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү белән бергә калдыкларны җыю, ташу, зарарсызлау, эшкәртү һәм урнаштыруны үз эченә ала. «Зәй шәһәренең ТКХ ИК» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә торган йортларда яшәүчеләр яңадан хисап алачак. Тулы исемлекне региональ оператор сайтында карарга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International